Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бәхетле булырга теләсәң...

• Тирә-юньдәгеләрне макта, аларның яхшы якларын күрә бел, бу хакта үзләренә дә әйт.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).  

•  Тирә-юньдәгеләрне макта, аларның яхшы якларын күрә бел, бу хакта үзләренә дә әйт.

• Үзеңнең дә уңай якларыңны күрә бел. “Ник болай эшләдем инде?” – дип үкенеп, күңелеңне гел бимазалап йөрмә.

• Яңалыклардан куркып калма. Бер төрле булудан кач, ул сине тормыштан артта калырга этәрергә мөмкин.

• Бүләкләр бирергә гадәтлән. Моны ихлас күңелдән эшлә. “Акча юк”, - дияргә ашыкма, халыкта “энә дә бүләк” дигән әйтем барын исеңнән чыгарма.

• Шат күңелле, якты карашлы кешеләр белән күбрәк аралашырга омтыл.

• Озак вакытлы диетага утырма. “Ачның ачуы яман” дигән гыйбарә бик хак. Бер-ике көнлек “бушану” да бик җитә.

• Рәхәтләнеп җырла! Көең һәм моңың булмаса да, аеруча да ялгыз калган чакларда. Башкалар тавышына кушылып җырлаучылар шактый, алардан калышма, үрнәк алырга өйрән. 

• Атнага бер тапкыр булса да йокың туйганчы йок­ларга тырыш. Уянгач та егерме минутлап рәхәтләнеп сузылып ят.

• Мохтаҗларга һәрчак ярдәм ит.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев