Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Борычлы кәбестә

    Сезгә борычлы, тәмле итеп тозланган кәбестә рецепты тәкъдим итәм, ул 10-12 сәгатьтән әзер була.

    (Тәтеш, 5 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Моның өчен безгә кирәк булачак: 2 кило кәбес­тә, 3 кишер, 1 литр су, 2/3 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан 9%-лы аш серкәсе, 1 аш кашыгы төелгән кызыл борыч (бер кисәк кузаклы ачы борыч та ярый), 5-6 данә канәфер, 1 чәй кашыгы төелгән кориандр, бераз куркума, яшеллек.

    Кәбестәне шакмаклап турарга, кишерне угычтан уарга, барысын да банкага тутырырга, туралган яшеллек өстәргә, тәмләткечләр белән кайнатылган маринадны шуңа коярга.Банканы 10-12 сәгать тотарга, аннары суыткычка куярга. Тәмле булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: