Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бәйрәмдә бәлеш пешерәбез

Бәлеш камыры: 150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы), бер аш кашыгы майонез, ярты чәй кашыгы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басарга, камырны 20 минут чамасы томалап куеп торырга.

Бәйрәмдә бәлеш пешерәбез

Бәлеш камыры: 150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы), бер аш кашыгы майонез, ярты чәй кашыгы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басарга, камырны 20 минут чамасы томалап куеп торырга.

Эчлек өчен кирәк: тозлы суда бүрттерелгән 2 стакан дөге, күрәгә, кара җимеш, йөзем, 6-7 аш кашыгы корт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май.

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне салып, бераз гына корт кушып җибәрәбез, теләгән кеше кабак та сала ала, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап болгатабыз. Камырны җәеп, эчлекне салабыз һәм өстен каплап, бәлешне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз.
40-45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез. Мичтән алгач майлыйбыз һәм берникадәр ­томалап торабыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X