Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

"Бюджетный" пицца пешерәбез

Дуслар, өйдә булганда аш-суны ничек төрләндерергә дип аптыраган чаклар була кайчакларда.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Байраштан Ләйсән Хәйруллина (автор фотосы) җиңел генә әзерләнә торган "бюджетный" пицца пешерү серләре белән уртаклашты. Без аны сезгә дә тәкъдим итәбез. Кичке ашка менә дигән ризык.

1 стакан кефир, сода, тоз салып төче камыр басабыз. Майонез белән кетчупны бергә кушып болгатып куясың. Колбаса белән тозлы кыярны шакмаклап турыйсың. Хәзер инде камырны җәеп табага саласың да, аның төбенә соус сылыйсың һәм туралган катнашмаларны тигез итеп түшисең, өскә уылган йомшак сыр сибеп җибәрәсең, камыр читен йомырка белән майлыйсың. Бик тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев