Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чәчләрне матурлыйбыз

Чәчләре майлы да, шул ук вакытта кавыклы да булган кешеләр төрле ысулларны кулланып карарга тырыша. Әлеге киңәш аларга комачау итмәс дип уйлыйбыз.

(Тәтеш, 19 ноябрь, Тәтеш таңнары). Чи бәрәңгене вак угычта уасыз, согын сыгасыз. 6 аш кашыгы бәрәңге согын 200 мл әчегән сөткә салып, яхшылап болгатасыз. Әлеге катнашманы иң башта чәч тамырларына һәм баш тиресенә яхшылап сөртеп чыгасыз. Калганын тулаем чәчкә сылыйсыз. Башыгызны полиэтилен пакет белән каплыйсыз да сөлге белән урап куясыз. 30 – 40 минут тотасыз. Соңыннан башны майлы чәчләр өчен чыккан шампунь белән юасыз. Беренче тапкыр эшләп караганнан соң ук нәтиҗәсен күрерсез.
Тагын ике киңәш. 10 мл шампуньга яки кондиционерга 2-3 тамчы эвкалипт мае салыгыз. Шуның белән чәчегезне юыгыз. Мавыгып китеп, майны күбрәк сала күрмәгез.
1 аш кашыгы үсемлек маена 1 аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. Чәч төпләренә сөртеп, 2 сәгать тотыгыз. Әлеге процедураны 2-3 тапкыр кабатлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X