Бу рецепт буенча әзерләнгән помидорлар баллы һәм сарымсак исе килеп тора торган була.
1,5 литр суга ясалган маринад өчен:
- 1 аш кашыгы тоз;
- 1 стакан шикәр комы;
- 1 аш кашыгы уксус эссенциясе,
- 6 данә канәфер,
- 6 данә кара борыч,
- сарымсак.
Стерильләштерелгән банкаларга тәмләткечләрне салырга. Юылган помидорларның сабак урынын кисеп алырга һәм анда чистартылган сарымсак телемен тыгарга. Банкага кайнап торган маринадны агызырга. Бер литрлы банкаларны кайнар суга куеп, 15 минут дәвамында стерильләштерергә.
Банкаларны капкачлар белән ябып, әйләндереп куярга, одеял белән капларга һәм суынганчыга кадәр тотарга. Аннары саклау урынына алып куярга кирәк.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде
Нет комментариев