Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Эремчекле чизкейк

Кирәк булачак: он – 240 грамм, 2 чеметем тоз, шикәр комы – 4 аш кашыгы, атланмай – 130 грамм, йомырканың сарысы – 1, су – 2 аш кашыгы, эремчек (20 %) – 750 грамм, шикәр комы – 200 грамм, көнбагыш мае – 80 миллилитр, йомырка – 3, чеметем ванилин, кукуруз крахмалы – 4 аш кашыгы, сөт – 120 миллилитр. 

(Тәтеш, 19 март, «Тәтеш таңнары»). Рецепт: Эремчекле чизкейк

Кирәк булачак: он – 240 грамм, 2 чеметем тоз, шикәр комы – 4 аш кашыгы, атланмай – 130 грамм, йомырканың сарысы – 1, су – 2 аш кашыгы, эремчек (20 %) – 750 грамм, шикәр комы – 200 грамм, көнбагыш мае – 80 миллилитр, йомырка – 3, чеметем ванилин, кукуруз крахмалы – 4 аш кашыгы, сөт – 120 миллилитр. 
Әзерләү ысулы: он, тоз, шикәр комын болгатырга. Йомшарган майны кушарга, болгатырга. Йомырка сарысы, салкын су өстәргә, камыр басарга. Целлофанга төрергә һәм бер сәгатькә суыткычка куярга. Камырдан 2/3 кисәкләр бүлеп куярга, аны табаның төбенә салырга. Калган камырдан җәемнәр җәяргә, савытның ян-якларына куеп чыгарга. Камырның ялгаулы урыннарын яхшылап берләштереп бөреп куярга. Тирән савытта эремчек, шикәр комы, майны болгатырга. Сөт, ванилин һәм крахмал кушарга. Болгатырга, калган йомырка агын агызырга, болгатырга. Катнашманы камырга салырга, 180 градуска кадәр кызган мичтә бер сәгатькә якын пешерергә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X