Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Файдалы һәм тәмле

Кабакның ашарга яраклы сортлары ризык итеп кулланыла. Пешереп эшкәртелгәннән соң ул организмда бик яхшы үзләштерелә.

(Тәтеш, 27 октябрь, Тәтеш таңнары). Гәҗит укучыларыбызга хезмәттәшебез Алсу Җиһаншинадан суда пешерелгән тары ярмасы белән кабак боткасы рецептын тәкъдим итәбез: “Кабакны юарга, кабыгын кырып, орлыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга кирәк. Шул ук вакытта ярма алабыз (тары ярмасы, дөге яки тары-бодай ярмасы катнашмасын да файдаланырга була). 

Тары ярмасын чүпләреннән арындырабыз һәм салкын су белән юабыз, бушатабыз. Аңа кабат кайнар су салабыз, болгатабыз, бераз томалап тотабыз, шуннан соң суны агызып түгәбез. Туралган кабак салынган кәстрүлгә бүрттерелгән әзер ярманы кушабыз. Аннары тоз, шикәр комы, көнбагыш мае (якынча 1 аш кашыгы) өстибез, кабызылган утны киметәбез, савытның капкачын томалыйбыз һәм 15 минут тирәсе пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев