Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

ГӨМБӘ САЛАТЫ

Кирәкле әйберләр: Маринадланган гөмбә – 500 грамм, пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр, угычтан уылган каты сыр – 150 грамм.

(Тәтеш, 28 декабрь, "Тәтеш таңнары"). 
Кирәкле әйберләр:
Маринадланган гөмбә – 500 грамм, пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр, угычтан уылган каты сыр – 150 грамм.

Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев