Яшелчә сезонын озайтыгыз
Файдалы киңәшләр

Яшелчә сезонын озайтыгыз

Җәй ахырында бакчачылар еш кына күңелсез мәшәкатьләр белән очраша: кыяр һәм кабак түтәлләрендә уңыш кис­кен кими.

– Кабак культура­ларының шиңүенең төп сәбәбе һава торышының үзгәрүчән булуында. Көн­нәр әле эссе торса да, төн­нәрен салкынча була башлый. Температураның кис­кен үзгәрүе һәм салкын чык үсемлекләргә көчле стресс китерә, аларның үсешен акрынайта, – ди Рос­сель­хозцентрның ТР буенча әйдәп баручы белгече Салават Галимҗанов. – Гади һәм вакытында күрелгән чаралар куакларның элеккеге активлыгын кайтарырга, беренче кырауларга кадәр яңа яшелчәләр җыеп алырга ярдәм итәчәк.

Уңыш җыю: җимеш­ләрнең кирәгеннән артык өлгереп җитүенә юл ­куймагыз. 
Август ахырында төп кагыйдә – даимилек. Кыярларны 1–2 көн саен җыеп торыгыз, аларның артык үсеп китүенә юл куймагыз. Кабакларны да яшь килеш, кабыклары әле йомшак вакытта өзеп алсаң яхшырак. Онытмагыз: артык үскән җимешләр куактан бик күп көч һәм туклыклы матдәләр ала. Үсемлекне җиңеләйтү белән, ул үз ресурсларын шунда ук яңа җимеш бөреләренең үсешенә юнәлтәчәк.

Суны дөрес итеп сибү: бары тик җылы су һәм ­иртә белән.  
Җәй ахырында су сибү тәртибе төптән үзгәрә. Кичен су сибүне онытыгыз: дымлы туфрак һәм салкын төн тамырларның черүенә һәм гөмбә авырулары барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Куакларга суны иртәнге сәгатьләрдә генә сибегез. Су һичшиксез җылы булырга, алдагы көндә кояшта җылынып торырга тиеш. Су агымын бары тик тамырга юнәлтегез, яфракларга тидермәскә тырышыгыз.

Өстәмә тукландыру: ­калийга өстенлек ­бирегез.
Үсемлекләрнең үсеш чорын озайту һәм көзге салкыннар алдыннан аларның иммунитетын ныгыту өчен, хәзер аларга дөрес ярдәм кирәк. Азотлы ашламаларны инде кулланырга ярамый, чөнки алар яшел массаның кирәксез үсешенә китерәчәк. Шуңа күрә калийга өстенлек бирегез. Агач көле төнәтмәсе яки калийлы ашлама эремәсе белән яфрактан тукландыру (яфракларга сиптерү) аеруча яхшы нәтиҗә бирә. Яфраклар кирәкле микроэлементларны тиз үзләштерә, бу исә ботакларга яңадан көч җыярга ярдәм итәчәк. Шушы күчеш чорында түтәлләрегезгә бераз игътибар бүлеп бирегез, һәм кыяр белән кабак сезне тагын берничә атна дәвамында мул уңышы белән сөендерер.

Фото: ИИ


Нет комментариев