Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Яшелчә запеканкасы

Кирәк була: ит фаршы, 2 – 3 кечкенә ташкабак, 3 баллы борыч, сарымсак, суган, 4 кечерәк помидор, 4 йомырка, 100 грамм каймак, тәменчә тоз, борыч, каты сыр.

Кирәк була: ит фаршы, 2 – 3 кечкенә ташкабак, 3 баллы борыч, сарымсак, суган, 4 кечерәк помидор, 4 йомырка, 100 грамм каймак, тәменчә тоз, борыч, каты сыр.

Ташкабакны эре угычтан уарга, тоз сибәргә. Баллы борыч, помидор, суган, сарымсакны шакмаклап турарга. Ташкабакның согын сыгып кушарга. Майланган савытның астына фаршны тигезләп җәяргә. Аның өстенә яшелчәле катнашманы салырга. Аерым савытта йомыркага каймак кушып тугларга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә. Йомыркалы катнашманы яшелчәләр өстенә агызырга. Газ мичендә 180 градус кызулыкта 1 сәгать пешерергә. Өстенә угычтан уылган сыр сибеп, кабат 5 минутка куеп алырга.

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев