Җиңелчә кычыткан ашы
Тавык шулпасы пешерәбез. Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан уылган 1 кишер, ваклап туралган 1 суган, тәменчә тоз салабыз.
(Тәтеш, 18 июнь, "Тәтеш таннары"). Җиңелчә кычыткан ашы
Тавык шулпасы пешерәбез. Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан уылган 1 кишер, ваклап туралган 1 суган, тәменчә тоз салабыз.
Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата-болгата шулпага агызабыз. Утын сундереп, 10 минут төнәтеп тотабыз. Бу вакытта ашның тәме ачылып китә. Табынга биргәндә янына катык, каймак куябыз. Аны шулай ук итсез дә пешерергә мөмкин. Бу очракта кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып алып салабыз. Кычыткан ашы өчен май аенда өлгергән яшь үсемлек яфраклары һәм сабагы кулланыла. Соңрак булса үсемлекнең очыннан гына бер 10 сантиметр тирәсе өзеп кулланабыз. (Искәрмә: кычытканга аллергия булмау зарур.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев