Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җиләк-җимеш культурасы үсентеләрен ничек дөрес сатып алырга кирәк

    Тиешле документлар булганда гына, кирәкле сортны ышанычлы итеп сатып ала аласыз.

    (Тәтеш, 8 октябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы).). Бакчачылар җиләк-җимеш культурасы үсентеләрен сатып алып, кишәрлеккә карантинлы объектлар, үсемлек корткычларын һәм чирләрен кертеп, кайчакларда кирәкмәгән сорт утырту куркынычы тудыралар, дип кисәтә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров.

    Кайбер намуссыз сатучылар үсентене казып алган вакытта зыян китерелгәннәрен сайлап алалар, ә ябалдашларына сорала торган сорт этикеткасын элеп куялар. Сезгә тәкъдим ителгән культура һәм сортның дөреслегенә инану өчен, аларның документларын һәм дәүләт фитосанитар контроль актын таләп итәргә кирәк.

    Тиешле документлар булганда гына, кирәкле сортны ышанычлы итеп сатып ала аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: