Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Җиләк җыяр чак җитте

Җәй җитте һәм табигать үзенең җимешләре белән сөендерә дә башлады.

(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары"). Аланнарда, тау битлә­рендә кызарып пешкән җиләкләр мине өзегез дип, күңелләрне ымсындырып яшел үлән арасында кып-кызыл булып пешеп утыра. Халык җылы һава торышыннан файдаланып, әлеге мизгелләрне кулдан ычкындырмый. Һәркем  кайнатма ясый, яки кышка тәмле итеп файдалы чәй эчәр өчен җиләкне шикәр комы белән болгатып катыргычларга тутырып куя.  
Җиләктән кайнатма һәм как ясау серләрен без дә гәҗит укучыларыбызга тәкъдим итәбез.


Каен җиләге кагы
1 кило каен җиләге, 300 грамм шикәр комы, 3 грамм лимон кислотасы алыгыз. Какны яхшы пешкән, әмма изелмәгән җиләкләрдән әзерлиләр. Каен җиләген юарга, өстенә шикәр комы сибәргә һәм лимон кислотасы өстәп, суы барлыкка килгәнче тотарга. Аннан барлык катнашманы табага бушатып, 20 минут духовкада пешерергә, суынгач, фольгага тигез катлам итеп җәяргә. 2-3 көн бүлмә температурасында киптерергә һәм, өстенә шикәр пудрасы сибеп, рулет сыман итеп төрергә. Какны бүлмә температурасында коры урында сакларга була.

Җиләк Кайнатмасы
1 кило каен җи­ләге, 1,2 кило шикәр комы алабыз. Җиләк белән шикәр комын аралаштырырга. Суы бүленеп чыкканчы салкынча урында яки суыткычта 6-8 сәгать тотарга. Аннан кайнатырга. Күбеген җыеп алырга.

         1 кило каен җиләге, 1,2 кило шикәр комы, 1 стакан су алырга. Җиләкне кайнап торган сиропка салып, кайнатып чыгарырга. Савытны селкетеп алган очракта күбек үзеннән-үзе юкка чыгар. Ут өстеннән алып, 6-8 сәгать тотарга. Аннары тагын кайнатып чыгарырга һәм кабат уттан алырга. 6-8 сәгатьтән соң, кайнатманы әзер булганчы утта тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X