Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

“Кабак белән Ханум”

Хуҗабикәләр өчен

(Тәтеш, 28 февраль, “Тәтеш таңнары”).

“Кабак белән Ханум”

Камырны гадәттәгечә ба­сабыз. Бертигез күләмдә кабак, ит һәм суган алабыз, аларны чис­тартабыз һәм бик вак итеп шакмаклап турыйбыз. Аннары фаршка ярты чәй кашыгы тәмләткечләр – зира, тмин, тәменчә тоз, борыч өстибез. Зур җәем итеп камыр җәябез, көнбагыш мае белән майлыйбыз һәм әзер фаршны тигезләп түшибез дә эчлекле камыр­ны рулет сыман итеп төрә башлыйбыз. Мантый пешерү җайланмасын майлап, уралган ризыкны сак­лык белән  түгәрәкләп куябыз. Якынча 50 минут пешерергә. “Ханум” урамасын манып ашау өчен, тәмләткеч тә әзерләргә була: каймак, кефир яки баллы булмаган йогуртны ваклап туралган яшеллек, сарымсак белән болгатырга. Әзер ураманы өлешләргә кискәлибез, аңа хуш исле соусны сибәбез һәм тәмләп ашыйбыз. ­


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев