Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кабак десерты рецепты

Кабактан файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә була, алар арасында әлеге десерт лаеклы урын алып тора.

(Тәтеш, 7 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 
Кабактан файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә була, алар арасында әлеге десерт лаеклы урын алып тора.
Кабактан десерт ясар өчен кабакны чистартып, кисәкләргә бүлегез. Кабакка тоз, борыч (төрле борычлар кушылмасы булса, тәмлерәк була), шикәр комы, розмарин сибеп, болгатыгыз. Кабак кисәкләрен онда әвә­ләгез һәм кызган майлы табада ике ягыннан кыздырып алыгыз. Соңыннан утны киметеп, капкач астында әзер булганчы тотыгыз. Табынга биргәндә кабак кисәкләренә шикәр пудрасы яки бал, борыч, бөтнек, чикләвек сибеп бирегез.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X