Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кабактан пицца

Яшелчәләрдән гади һәм файдалы ризык әзерләү пиццаны хәтерләтә.

(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары"). Яшелчәләрдән гади һәм файдалы ризык әзерләү пиццаны хәтерләтә.

Кирәк булачак: ике ташкабак, бер помидор, йөз грамм каты сыр, ике стакан он, өч йомырка, тоз һәм борыч – тәменчә, яшеллек шулай ук үзегезгә кирәгенчә алына.
Сыр һәм кабакны эре угычтан уарга, помидорны түгәрәкләп турарга. 

Кабак, йомырка, он, тоз, борыч һәм яшеллекне савытка салып болгатырга. Барлыкка килгән катнашманы төбе майланган табага салырга, өстенә алкалап киселгән помидорны тезәргә һәм кызган мичкә ярты сәгатькә куярга. 

Шуннан соң пиццага сыр сибәргә һәм янә биш минутка мичкә тыгып алырга.
Тәмле ризык өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш киләчәк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев