Салат катлам-катлам итеп ясала.
“Каен” салаты
Әлеге салатны ясау өчен кирәк булачак:
300 грамм тавык ите,
300 грамм шампиньон гөмбәсе,
5 йомырка,
5-6 кечкенә яки уртача зурлыктагы тозлы кыяр,
майонез,
яшел суган.
Гөмбә белән суганны үсемлек маенда кыздырабыз. Итне, йомырканы пешерәбез. Итне шакмаклап, кыярны вак итеп турыйбыз. Салат катлам-катлам итеп ясала:
1нче катлам – суган белән кыздырылган гөмбә,
2нче катлам – ит, майонез сылыйбыз, йомырка агын угычта уып өстенә сибәбез,
3нче катлам – кыяр, майонез сылыйбыз,
4нче катлам – вак угычта уылган йомырка сарысы.
Соңыннан салатны бизибез. Майонез белән каен кәүсәсе ясыйбыз, кара сызыклар ясау өчен зәйтүн җимешен кисәбез, туралган суганны яфраклар итеп бизибез. Тәмле булсын!
Нет комментариев