Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Карабодай коймагында керкә балыгы

Әлеге ризыкны әзерләгәндә керкә (форель), сөмбаш (семга), сөләйман (лосось) балыгы, шулай ук ысланган балык та кулланырга була. Әгәр карабодай яратмасагыз, гадәти коймак кына да пешерергә була.

Әлеге ризыкны әзерләгәндә керкә (форель), сөмбаш (семга), сөләйман (лосось) балыгы, шулай ук ысланган балык та кулланырга була. Әгәр карабодай яратмасагыз, гадәти коймак кына да пешерергә була.

500 грамм керкә балыгы итен маринадлау өчен 3 аш кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Коймак өчен 2 данә йомырка, 1 стакан сөт, 120 грамм карабодай оны, 50 грамм бодай оны, 0,5 чәй кашыгы камыр күперткеч, 0,5 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае алына. Крем өчен 150 грамм каймак, тәменчә тоз, борычлар катнашмасы, яшел тәмләткечләр, лимон кирәк.

Әлеге кабымлыкны ике-өч көн алдан әзерли башларга кирәк. Савытка соя соусы, үсемлек мае салып болгатырга. Балыкның тиресен салдырып, сөякләреннән арындырырга. Маринадны балык өстенә коярга. Балык 2-3 көн пыяла савытта торырга тиеш. Тигез маринадлансын өчен балык итен гел әйләндереп торырга кирәк.

Коймак пешерер өчен йомырка, сөт, тозны бергә кушып күпертергә. Шуңа барлык онны, камыр күперткечне, үсемлек маен салып болгатырга. 5 минут өстәл өстендә тотарга. Әгәр дә камыр куе икән, аңа бераз сөт өстәргә була. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Коймакны майлы табада пешерергә. Салфеткага куеп суытырга.

Каймакка тоз, борыч, 1-2 тамчы лимон согы (артыгы ярамый, каймак оерга мөмкин) салырга. Яшел тәмләткечләр турап акрын гына болгатырга.
Керкә балыгын юка гына итеп кисәргә, һәр телемнән розалар ясарга. Кремны коймак өстенә салырга, өстенә роза чәчәге кебек төрелгән ­балык куярга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев