Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Карлыган өлгерде

Карлыган өлгерде, шуңа да әлеге җимештән кайнатма ясау серләрен чишәбез

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары"). Карлыган өлгерде, шуңа да әлеге җимештән кайнатма ясау серләрен чишәбез

Әзерләү өчен яңа җыеп алынган 4 килог­рамм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк. Кайнатма савытына 6 стакан су салабыз, ул кайнап чыгуга шуңа 3 килог­рамм шикәр комын кушып, болгата-болгата 3 минут кайнатабыз. Әзерләп куйган 4 килограмм карлыганны сиропка кушабыз, ул кайнап чыккач, тагын 15 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. Газны сүндергәч, калган 3 килограмм шикәр комын кайнатмага өстәп, эреп беткәнче болгатабыз.

Кайнатманы суытабыз. Банкаларга тутырыр алдыннан аны тагын бер кат җылытып алырга кирәк. Кыш айлары өчен банкаларга ябып куйсагыз да ярый, суыткычта да әйбәт саклана.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев