Кетердәп тора торган кыяр
Файдалы киңәшләр

Кетердәп тора торган кыяр

1 кишер, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе һәм 3 литрлы банкага кирәгенчә кыяр алына.

(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таннары").Кетердәп тора торган кыяр

1 кишер, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе һәм 3 литрлы банкага кирәгенчә кыяр алына. 

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Алар өстенә кыяр тезелә, кайнап чыккан су ­салып 15 минут тотыла. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салына. 

Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып ­чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куела.


 


Нет комментариев