Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кетердәп торган вафли

    Кирәк булачак: 4 йомырка, шикәр комы – 1 стакан, атланмай – 200 грамм, он – 1 стакан, ванилин.

     (Тәтеш, 12  июль, "Тәтеш таңнары", Энҗе Газизова).

    Кирәк булачак: 
    4 йомырка, шикәр комы – 1 стакан, атланмай – 200 грамм, он – 1 стакан, ванилин.

    Майны эретәбез. Йомырканы туглыйбыз. Майга йомырка, шикәр комы, он өстибез. Камыр ясыйбыз, (ул куе каймак кебек булырга тиеш).
    Вафли табасын майлыйбыз, кыздырабыз.

    Бер аш кашыгы камырны вафли табасына салабыз һәм ябабыз. Вафли 2-3 минуттан әзер була. Вафлине шунда ук торба рәвешендә урыйбыз. Торбаларга куертылган сөт яки кайнатма белән эчлек тутырсаң да ярый. 

    Ризыкларыгыз тәмле булсын!
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: