Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр

------


Челтәрләрне тәрәзәдән алуга, урамга алып чыгып, тузанын кагыгыз. Ләгәнгә җылы су агызырга, кер порошогы (сыек юу чарасы яхшырак), 2 аш кашыгы йодсыз тоз кушарга кирәк. Челтәрләрне салып, берничә сәгать җебетергә. Шуннан соң кул белән яки автомат машинада гадәттәгечә юарга була. Челтәрне иң элек җылымса, аннан салкын суда чайкарга кирәк. Ак челтәрне кояшта киптермәгез, кояш нурлары аны саргайта. Челтәрләрне тәрәзә кәрнизенә элеп киптерү уңайлы.

Теш щеткасы микробларны җыя, ул авыз куышлыгында авырулар китереп чыгара ала. Тешләрне чистартканнан соң, кайнар су белән чайкагыз. Щеткаларны чистарту өчен махсус антибактериаль эремәләр дә бар. Аш серкәсе дә бик яхшы чистарта. 2 атнага бер щетканы 1 сәгатькә тигез күләмдә алынган аш серкәсе һәм су катнашмасына салырга, соңыннан суда чайкарга кирәк. Щетканы 3 ай саен алыштырып торыгыз.

Чәйне саклауның үз кагыйдәләре бар. Чәйне пыяла савытта, яктыда сакламагыз. Яктылык чәй яфракларын тарката, әчетә, төссезләндерә, тәмен боза. Пластик савытта сакланганына пластмасса исе сеңә, һава кермәгәч, әчи башларга мөмкин. Чәй ят исләрне тиз сеңдерә, шуңа аны исле әйберләрдән ераграк куегыз. Чәйне саклау өчен коры, караңгы, салкынча урын яхшырак. Аны караңгы төстәге пыяла, фарфор, металл, фольга савытларда тотарга була. Полиэтилен, кәгазь пакетлар яхшы түгел.
Бүлмәдә дымлылык югары булу, җылылык җитмәүдән стеналар күгәрә башларга мөмкин. Күгәрек сәламәтлеккә дә зыянлы, аннан котылырга кирәк. 1 литр суга 4-5 төймә фурацилин салып эретергә. Күгәрек билгеләре булган урыннарны ышкып юарга һәм киптерергә. Күгәрек зурайган икән, 1 стакан суга 4-5 төймә фурацилин салып, көчлерәк эремә әзерләргә. Стенаны алдан яхшылап юарга һәм пульверизатор белән сиптереп, кипкәнен көтәргә кирәк.

Дөрес сакламаганда, ипи бик тиз күгәрә. Аз гына күгәрек билгесе булган ипи дә сәламәтлеккә зыянлы. Ул сулыш юллары, кан, ашказаны-эчәк авырулары, хәтта яман шеш барлыкка китерә ала. Күгәреккә каршы көрәшеп булмый, мондый ипине кулланырга ярамый.  Ипине полиэтилен пакетта сакламагыз. Пакетта сатылган ипине өйгә кайтуга бушатырга кирәк. Пакетка һава керми, күгәрек барлыкка килергә шартлар яхшыра.  Ипи савыты агач булырга тиеш. Иң яхшысы – каеннан ясалганы, анда ипи күгәрми. Мондый савытыгыз булмаса, капкачы ябыла торган коры чиста эмаль кәстрүлдә тотарга мөмкин. Ипи савытын сабынлы су белән юып, корытып сөртергә һәм җилләтергә кирәк.  Ипи савыты исләнсә, марля капчыкка коры гәрчич салып куярга була. Ул артык дымны, исне үзенә сеңдерә, күгәрек спораларын үтерә.  Беркайчан кара ипи белән агын бергә сакламагыз. Болай ипи тизрәк искерә, күмәчкә арыш ипие тәме сеңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев