Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләргә: Әгәр ялгыш кына пыяла әйберне ваттыгыз...

Хуҗабикәләрнең күпчелеге өйдәге чисталык озаккарак сузылуын, тагын да тизрәк һәм сыйфатлырак итеп җыештырырга тели.

 (Тәтеш, 9 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  Без сезгә ничек ярдәм итәргә кирәклеген беләбез.

Әгәр ялгыш кына пыяла әйберне ваттыгыз һәм вак кыйпылчыкларны җыеп алырга кирәк икән, идән буйлап камыр, пластилин яки кием чистарта торган валик белән йөреп чыгыгыз.

 Ваннадагы ялганган урыннардагы күгәрекне бетерү өчен, мамык жгутларына агарткыч сыек­лык яки белизнаны сеңдерергә дә аларны берникадәр вакытка пычранган урынга куярга кирәк.

Әгәр душтагы су агызу җайланмасында ташлы ком барлыкка килсә, аны төнгә су һәм аш серкәсе эремәсе белән полиэтилен пакетка чорнап калдырырга кирәк. Ә иртән – кайнар су белән ­юдырырга.

Әгәр келәмгә очраклы гына сок түксәгез яисә башка тап барлыкка килсә, борчылмагыз. Аны түбәндәгечә итеп бетерергә була: 1 өлеш аш серкәсе белән 2 өлеш суны болгатыгыз. Эремәне келәмгә сөртегез, аннары аны дымлы сөлге яки чүпрәк белән кап­лагыз. Тап өстенә кайнар үтүк куегыз.

Фатирдагы начар истән котылу өчен сезгә ванилин кирәк булачак. Аны суда эретегез дә, сулы савытны кайнар мичкә тыгыгыз.

Әгәр обойга ялгыш кына май чәчрәтсәгез, тапны сабын белән яхшы итеп ышкыгыз да берникадәр вакытка шул килеш калдырыгыз, ә аннары дымлы тукыма белән сөртегез.

Блендерны тиз арада чистартыр өчен, аңа җылы су салыгыз, бер тамчы савыт-саба юа торган сыекча өстәгез һәм кабызып алыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев