Киңәш-табыш
Файдалы киңәшләр

Киңәш-табыш

-------------

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары»).  

*Алюминий кәстрүлнең төсе тоныкланса, анда алма кабыгы кайнатып алырга киңәш ителә.

*Әгәр тоз дымланып китсә, аңа бераз дөге салып куегыз.

*Сөт тиз ачымасын өчен аңа берәр чеметем тоз салып куярга киңәш ителә.

*Әгәр сезгә йомырканың агы гына кирәк икән, аның кабыгын ике яктан да юан энә белән тишегез. Йомырка агы агып чыгар, ә кабык эчендә калган сарысы озак вакыт суыткычта саклана ала.

 


Нет комментариев