Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кишер салаты ясыйбыз

Әлеге салат өчен 2 кишер, бер аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм йөзем, алма, ике аш кашыгы каймак кирәк булачак.

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Әлеге салат өчен 2 кишер, бер аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм йөзем, алма, ике аш кашыгы каймак кирәк булачак. Чи кишерне вак кына токмачлап турыйбыз, эре тишекле угычтан уарга да мөмкин. Йөземне башта салкын, аннары кайнар су белән яхшылап юабыз, алманы вак кына турыйбыз. Кишерне савытка салабыз да шикәр комы, йөзем, алма кушабыз. Барысын бергә яхшылап болгаткач, салат савытына салып, өстенә каймак сибәбез. Табынга яшел тәмләткечләр белән бизәп бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев