Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Көннәр җылытып җибәрде, халык бакча эшләре белән мәш килә

Яшелчәләр утыртылды, инде чират бәрәңгегә җитте.

(Тәтеш, 11 май, "Тәтеш таңнары"). Бу нисбәттән һәркемнең үзенчә кулланыла торган бер ысулы була. Шулай да, мул уңыш алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Моңа җавап ишетүе һәркемне кызыксынадыр, мөгаен. Чөнки бәрәңге ул яшәешебездә икенче икмәк булып тора.

Белгечләр әйтүенчә, бәрәңгене туфракта 6-8 градус җылылык булганда утыртырга ярый. Утыртыр алдыннан орлыкны "үрдерергә" кирәк. Болай иткәндә орлыктагы күзәнәкләр дә ныгый һәм андагы кайбер авыруларны да бетерергә мөмкин. Күпләр бәрәңге орлыгын никадәр тирәнрәк утыртсаң, уңыш та шулкадәр күбрәк була, дип уйлый. Бу бер дә дөрес түгел. Орлыкны 8 сантиметрдан да тирәнгәрәк күмәргә ярамый. Чөнки тирән күмсәң, ул тиз генә үсеп китә алмый.

Бәрәңге киң рәт ысулы белән утыртыла. Рәт аралары 60 яки 70 сантиметр калдырыла, үсемлекләр арасындагы ара 25, 30 яки 35 сантиметр булса, яхшы. Бүлбенең уртача авырлыгы 50-80 грамм булырга тиеш.

Бәрәңге уңышының түбән булуына аны ел да бер үк кишәрлеккә чәчү дә йогынты ясый. Шуның өчен дә бәрәңге җирен урталай бүлеп, аның икенче яртысына азотка бай күпьеллык үләннәр чәчәргә киңәш итәләр. Ә инде 2-3 елдан соң үлән чәчелгән җиргә - бәрәңге, ә тегесенә, киресенчә, үлән чәчәргә мөмкин. Болай иткәндә, уңыш бермә-бер арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X