Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Койка (холодец) ясыйбыз

АШ-СУ СЕРЛӘРЕ

(Тәтеш, 13 июнь, "Тәтеш таңнары").  Койка (холодец) ясыйбыз

5 литр суга 2-2,5 кило сөякле сыер ите, 1 кило сыер ите, 3-4 суган, 2 кишер, тоз һәм борыч тәменчә, 1 баш эре сарымсак.

Суга итне салып кайнатырга куярга, кайнап чыккач өстен җыярга һәм сүрән утта калдырырга. Кайнап чыккач суган, кишер, тоз салырга. 3-4 сәгать ит сөягеннән аерылганчы кайнатырга.

Аннары итләрне шулпадан алырга, суынгач сөякләреннән аерырга, иттарткычтан сеңерләрен чыгарырга, итләрен вак итеп турарга.

Шулпаны сөзәргә һәм итне, сеңерләрне, шунда салып кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач, вак итеп туралган сарымсак кушарга. Аннары савытларга бүлеп салырга.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X