Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Лимон файдалы продукт

Лимон файдалы продукт булу белән бергә, хуҗалыкта да киң кулланыла.

(Тәтеш, 19 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы).
Лимон согын сабынлы җылы суга кушарга һәм килеп чыккан эремә белән, мисалга, ялтыратылган өстәл өстен, гриль рәшәткәләрен, ваннада һәм аш бүлмәсендәге хром белән капланган краннарны чистартырга кирәк. 

Азык-төлек өчен ясалган контейнерларны әгәр лимонлы суга салсаң, алар таплардан һәм тәмсез истән арыначак. 

Лимон микродулкынлы мичне дә чистартырга ярдәм итәчәк. Моның өчен су белән тулып җитмәгән стаканга берничә аш кашыгы лимон согы өстәгез дә кайнап чыкканчыга кадәр тотыгыз һәм микродулкынлы мичтә 10 минутка калдырыгыз. Аннары эчтән тукыма белән сөртеп алыгыз. Микродулкынлы мич чиста да, шулай ук хуш исле дә булачак. 

Савыт-саба юу өчен кулланылучы сыеклыкка бер чәй кашыгы лимон согы өстәсәгез, ул аның майсызландыру үзлеген көчәйтә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев