Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Маринадланган борыч рецепты

Галина Таҗетдинова гәҗит укучыларыбызга үзе ясый торган маринадланган борыч рецепты тәкъдим итә.

(Тәтеш, 23 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы).

Моның өчен кирәк булачак:
болгар борычы – 6 кило,
сарымсак – 5-6 баш,
шикәр комы – 2 стакан,
көнбагыш мае – 2 стакан,
аш серкәсе – 1 стакан,
тоз – 2 аш кашыгы. 

 

Әзерләү: борычны үзегезгә уңайлы кисәкләргә турагыз, аны савытка  салыгыз, шуңа вак итеп туралган сарымсак һәм башка кушылмаларны өстәгез. Катнашманы 8-10 сәгатькә калдырыгыз, аннары банкаларга тутырыгыз, 15 минут стерильләштерегез (ярты литрлыларны), боргычлап ябыгыз һәм томалап куегыз.
Банканы кышын ачкач, аннан җәйге бакчаның хуш исен тоярсыз. Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев