Салатны бәйрәм табынына аерым кечкенә савытларда һәрбер кешегә бирерлек итеп ясарга мөмкин. Анда сохари кушылганлыктан, ул балаларга да бик ошый.
(Тәтеш, 18 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Салат өчен ризыклар катлам-катлам итеп салына.
1нче катлам: пешереп туралган тавык ите, 2нче катлам: лимон суында маринадланган суган, 3нче катлам: үз суында консервланган ананас кисәкләре, 4нче катлам: сохари (кириешки), 5нче катлам: шакмаклап туралган помидор.
Һәрбер катка үзегез яраткан майонезны ягып тигезләргә кирәк.
Иң өске катламга майонездан бизәкләп рәшәткә ясарга.
Нет комментариев