Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Әниемнең әнисе Рәшидә әбием бик оста пешекче иде

Ял саен безне, балаларын (алар бишәү) hәм оныкларын милли ризыклар пешереп сыйлый иде

(Тәтеш, 8 май, "Тәтеш таңнары", Гүзәл Шәмсетдинова, Түбән Тархан авылы, автор фотосы)
"Минем әнием ягында, Питрәч районы Татар Казысы авылында, итле бәрәңге бәлеше мәҗлесләрдә пешерелә торган бәлеш. Бәлкем шуңадыр, ул бәлеш бик якын күңелемә. Әнием Рәхимә бәйрәм саен бик тәмле итеп пешерә бәлешне.

Ә казан кабартмасын бик оста итеп минем дәү әнием ( Гөлсирә) пешерә иде. Бик тәмле булып чыга иде. Миңзифа апа, бу сурәтләрне миңа җибәргәч, бала- чагыма әйләнеп кайткандай булдым. Яңа гына мичтә пешкән казан кабартмасы hәм итле-бәрәңгеле бәлеш исе борыныма бөркелде.

Әниемнең әнисе Рәшидә әбием бик оста пешекче иде. Ял саен безне, балаларын (алар бишәү) hәм оныкларын милли ризыклар пешереп сыйлый иде. Әй рәхәт вакытлар... Әниемә камыр ризыкларын үзе кебек оста пешерергә өйрәтеп калдырганы өчен мең рәхмәт. Тирән хәтирәләр бик күп шул. Алдагы тормышка хозурланып, үткәннәрне истә тотып яшәргә язсын Алла. Әле дә ярый үрнәк алырлык әби-бабаларыбыз, әти-әниебез бар!
Бөтен хәтирләр күз алдымнан үтте, Аларны искә төшергәндә күзләрем яшьләнде. Алар исән булганда, рәхәт булган икән яшәүләре. Әле ярый шундый җылы хәтирәләр бар.

Сәхәр ашаганнан соң озак вакыт та үтми, өй тынлыгында калгач, кошлар сайравы ишетелде. Тәрәзә янына килеп бастым. Хәйран калып кошлар сайравын тыңлап тордым. Яз җиткән! Күңелле вакытлар! Иртәнге тынлыкта, кошлар сайравыннан да кыйммәтрәк берни юктыр дөньяда.
Кыр эшләренең дә иң кызу вакыты. Еракта тракторларның эшләве ишетелә. Җир сулышы тоела. Яшәеш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X