Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Өй шартларында скумбрия тозлау

--------------

(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таннары»).   Әзерләү өчен кирәк: 2 скумбрия, башлы суган, 250 мл су, 6 данә канәфер, тәменчә кориандр орлыгы, 2 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2,5 аш кашыгы алма серкәсе (уксус), түгәрәк борыч, 1/3 чәй кашыгы төелгән кара борыч. 

Эш барышы: скумбрия балыгын чистартып ки­сәкләргә бүләбез, суны кайнатып чыгарып, тоз, шикәр комы, сыек май, борыч, кориандр, канәфер салып, сүрән утта 1 минут кайнатабыз һәм берникадәр суытабыз. Аннары уксус салабыз. Суытабыз. Суганны ярым алкалап турыйбыз. Балыкны суган белән аралаштырып, савытка тезәбез. Шуның өстенә маринадны коябыз. Бер тәүлеккә суыткычка куябыз, аннары ашарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев