Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Парда пешерелгән сосискалар тәмлерәк була

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Парда пешерелгән сосискалар тәмлерәк була.

Яхшы кызсын өчен, бәрәңгене майга бер кат кына җәегез һәм сирәгрәк әйләндерегез. Тозны әзер булыр алдыннан гына сибегез.

Боламыкка эче саргылт бәрәңге яхшырак. Изгәндә җылы сөт кушыгыз. Блендер кулланмагыз, тукмак белән төю җитә.

Үсемлек мае болганчыкланса, аш тозы (1 литр майга 1 чәй кашыгы) кушыгыз. 3 көн караңгы урында тотыгыз һәм утырымын калдырып, икенче савытка бушатыгыз. ­Ризык әзерләгәндә, майның тозлырак булуын онытмагыз.

Кузаклыларны әзерләр алдыннан берничә сәгать суда тотарга кирәк. Юкса алар бик озак пешә.

Эремчек әчерәк булса, тигез күләмдә сөт кушып, 1 сәгать тотарга кирәк. Аннан дуршлаг аша сөтен саркыталар, марляга салып, элеп куялар.

Соуста оемасын өчен каймакка аз гына сөт кушыгыз.

Пешә торган суына 2-3 тамчы аш серкәсе яки лимон согы салсагыз, дөге ак төсен саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев