Помидорларны тукландыру
---
Үлән төнәтмәсе
Комплекслы вариант, аннан микро- һәм макроэлементлар күп булган төнәтмә килеп чыга.
Моннан тыш, бу фитофтороздан яхшы профилактик чара да.
200 литрлы мичкәгә вакланган биш чиләк яшел масса салалар. Иң яхшысы кычытканны гына алу, әгәр ул шулкадәр күләмдә булмаса, теләсә нинди башка үлән белән тулыландыралар.
Шунда ук бер килограмм көл порошогы һәм вакланган чүпрә, ярты чиләк кош яки бер чиләк сыер тизәге һәм өч литр сөт сывороткасы салалар. Боларның барысы да җылы су белән кушыла, су мичкә тулганчы салынырга тиеш. Әчесен өчен атна ярым – ике атна көтәргә кирәк.
Савытны җылы урынга кую яхшырак. Вакыт-вакыт массаны болгаталар. Әзер сыеклыкны сөзеп, помидор куакларының дымлы туфрагына сибәләр. Бер куакка бер литр төнәтмә китә.
Йод
Даруханә йоды помидорлар санын арттыра, аларның өлгерүен тизләтә, тәмен татлырак итә. Аны сыек тукландыру буларак кулланалар.
Моның өчен бер чиләк суга 3 тамчы йод салалар, болгаталар, помидор төбенә сибәләр.
Иң яхшы нәтиҗәне тамырдан тыш эшкәртү бирә, ул өстәмә рәвештә фитофтороздан саклый. Эремә: бер литр сөт сывороткасына яки сөткә 30 тамчы йод салалар, бер аш кашыгы перекись кушалар, болгаталар, 9 литр чиста су салалар. Бу сыеклык белән помидорларның яфракларын сиптереп чыгалар.
Чүпрә төнәтмәсе
Помидор куагы үсешенең төрле этапларында кулланыла торган чара. Чәчәк ату чорында аеруча нәтиҗәле. Аны сибеп кертәләр.
Бер литр җылытылган су алалар, аңа 100 грамм чүпрә салалар. Башта аларны, җиңелрәк эресен өчен, кисәкләргә ваклыйлар.
4 – 6 сәгать дәвамында төнәтергә куялар. Аннары төнәтмәгә ун литрга кадәр су салалар, болгаталар. Помидорларның дымлы туфрагына сибәләр.
Чәчәк ата башлаганда бер куакка 500 миллилитр җитә. Помидорланган вакытта кабатларга мөмкин. Ул чагында төнәтмә дозасын икеләтә арттыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев