Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Рецепт: Әче борычтан аджика

Әче борычтан әзерләнгән аджика, хәтта болгар борычы өстәлгән булса да, термик эшкәртүгә мохтаҗ түгел.

(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Әче борычтан әзерләнгән аджика, хәтта болгар борычы өстәлгән булса да, термик эшкәртүгә мохтаҗ түгел. Чили борычы үзеннән-үзе консервант булып тора, ул йогышсызландыру үзлегенә ия. Димәк бу, микроблар аны яратмый һәм мондый мохиттә тереклек итә алмый дигән сүз. Аны банкада суыткычка куеп кыш буе сакларга мөмкин. 

Безгә кирәк булачак: әче кызыл борыч (орлык­лары белән), татлы борыч – берәр кило, 2 баш сарымсак, 2 аш кашыгы өеп тоз.

Борыч һәм сарымсакны иттарткыч аша чыгартыр­га, тоз өстәргә. Катнашманы 8-10 сәгатькә калдырырга, банкаларга тутырырга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев