Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Рецепт: каймаклы аш

Өйдәгеләрегезне һәм кунакларыгызны гаҗәпкә калдыр – төшке ашка каймаклы аш пешер.

 (Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Өйдәгеләрегезне һәм кунакларыгызны гаҗәпкә калдыр – төшке ашка каймаклы аш пешер.

Кирәк: бәрәңге – 5 данә, суган – 1, майлы балык консервасы – 1, кишер – 1, каймак – 1 стакан, тәменчә тоз, борыч.

Әзерләү: чистартылган бәрәңгене шакмаклап турыйбыз, кәстрүлгә пешерергә куябыз. Башлы суганны ваклыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Суганны кыздырабыз, кишер өстибез һәм барысын бергә томалап пешерәбез. Консерваның ачып маен аш пешә торган кәстрүлгә агызабыз, кыздырган ризыкларны шунда салабыз. Тагын 10 минут пешерәбез. Аштагы барлык яшелчәләр әзер булгач, аны блендер белән бертигез катнашмага әйләнгәнче болгатабыз, каймак өстибез һәм туг­лыйбыз. Тоз һәм тәмләткечләр салабыз. Өстәлгә куяр алдыннан тәлинкәгә берәр кисәк балык консервасы куябыз, аш-пюрены бүлеп салабыз һәм 2 аш кашыгы каймак агызабыз, яшеллек өстибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев