Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Рецепт “Шатлык” салаты

Кирәк: 1 уртача күләмдәге кызыл чөгендер, 1 алма, 100 г кара җимеш, 2 әстерхан чикләвеге, 1 бүлем сарымсак, 1 стакан каймак, 1 бал кашыгы уылган керән, 1 бал кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, шулкадәр үк шикәр комы.

(Тәтеш, 28 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Кирәк: 1 уртача күләмдәге кызыл чөгендер, 1 алма, 100 г кара җимеш, 2 әстерхан чикләвеге, 1 бүлем сарымсак, 1 стакан каймак, 1 бал кашыгы уылган керән, 1 бал кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, шулкадәр үк шикәр комы.

Чөгендерне яхшылап юып, мичтә йә газ өстендә кәстрүлдә пешерәбез. Чөгендер суынгач, кабыгын чистартабыз. Чөгендерне һәм кабыгы әрчелгән алманы угыч аша уабыз. Кара җимешне юабыз, кайнаган салкын суда җебетәбез дә төшләрен алып, ваклап турыйбыз. Чистартылган чикләвекне тозлы суда җебетәбез, юабыз һәм ваклыйбыз. Сарымсакны тоз белән уып ваклыйбыз. Каймакка керән, шикәр комы, аш серкәсе кушып, барысын бергә болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, чөгендер һәм кара җимеш белән бизибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X