Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Салия Хәмидуллинадан чәк-чәк

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

Салия Хәмидуллинадан чәк-чәк

Кирәк: он – 300 грамм, йомырка – 3, пешерү өчен көнбагыш мае, бал – 3 аш кашыгы, шикәр комы – 4 аш кашыгы.

Әзерләү тәртибе: йомырка, тоз һәм он салып камыр басабыз. Аны тастымал белән томалап, ярты сәгатькә куеп торабыз. Бик калын итмичә камыр җәябез, шуны 2 сантиметр чамасы киңлегендә кисәбез. Һәр тасманы аркылыга нәзегрәк итеп турыйбыз һәм шул ук вакытта аларны бер-берсенә ябышмасын өчен аерып барабыз. 

Кәстрүлдә майны кыздырабыз. Кисемнәрне шуңа салып, болгата-болгата пешерәбез. Аннары аны тишекле сөзгеч белән алабыз да, кәгазь рәвешендәге тастымалга салабыз, шуннан соң зур савытка җыя барабыз. Бал белән шикәр комын сүрән утта эретәбез. Бу катнашманы чәк-чәк өстенә агызабыз. Сак­лык белән генә болгатабыз. Аннары тәлинкәгә баллы ризыкны өябез, аны кул белән җиңелчә генә җыйнап куябыз, өстен төрлечә бизәп тә җибәрергә була. Чәк-чәк әзер. Тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев