Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Салкыннар башлану белән, көн саен йокларга ятар алдыннан сарымсак парын суларга кирәк

Гәҗит архивыннан: “Тәтеш таңнары” 2004 ел, 17 ноябрь

(Тәтеш, 17 ноябрь, Тәтеш таңнары). Салкыннар башлану белән, көн саен йокларга ятар алдыннан сарымсак парын суларга кирәк. Моның өчен 1 баш сарымсакны ваклап турап, кәстрүлдә кайнап торган 2-3 литр суга салалар һәм, сөлге белән томаланып, шуның парын сулыйлар. Бик яхшы нәтиҗә бирә.

Көзен салкын һәм юеш, шуңа да аяк балтырлары, табаннарындагы буыннар сызлый. Гадәти мунча себеркесе аякларга ярдәмгә килә. Бик кайнар суда парлап, себерке белән балтыр, табан, үкчәләрне яхшылап чабыгыз. Аякларны уып, себерке суында 5 минут тотыгыз. Тагын бер тапкыр себерке белән чабып, башта салкын, аннары кайнар су белән чайкагыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X