Сары сливадан тәмле кайнатма
Файдалы киңәшләр

Сары сливадан тәмле кайнатма

Кыш көннәре чәй эчәр өчен менә дигән рецепт.

Кирәк булачак:

  • сары слива — 1 кг;
  • шикәр комы — 1200 г.

Әзерләү тәртибе:

  1. Сливаларны юып, төшләрен алырга. Өстенә шикәр комының яртысын (600 г) салып, төнгә калдырырга — шул вакытта җимеш үз согын бирер.
  2. Иртән савытны утка куеп, кайнап чыккач, 5 минут пешерергә, аннары суытырга куярга. Шуны ике тапкыр кабатларга.
  3. Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын өстәргә. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга.
  4. Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куярга. 

Киңәш: әгәр слива үзе йомшак булса, ике тапкыр кайнату да җитә.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде


Нет комментариев