Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Үсемлекләрне өстәмә тукландырыр өчен

Безнең күпчелегебез үзен иртә белән хуш исле бер чәшкә каһвә яки чәйдән башка күз алдына да китерә алмый.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Гадәттә чәшкә төбендә калган каһвә куесын яисә чәй төмерен ыргытабыз, ә алар туфрак өчен зур файда китерә ала. Чөнки азотлы матдәләр булу, үсемлекләргә аларның бүленү барышында минераль кушылмалар рәвешендә кире кайта, һәм алга таба аларны тукландыру өчен файдаланыла. Шулай ук, аларда углерод күп булу ярдәмендә, әлеге матдә таркалу барышында туфракта шактый күләмдә углекислый газ барлыкка килә, бу үсемлекләр өчен бик яхшы өстәмә тукландыру булып тора. Мондый тукландыру туф­рак кушылмалары әзерләр өчен кирәк булачак. Туфрак күләменнән 1/3 исәбенә кадәр кушылмага эчелгән чәй һәм каһвә салырга, шулай ук цитруслылар һәм бананның кипкән кабык­ларын өстәргә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк, чәй түпләрен әзерләгәндә һәм киптергәндә аларда төрле гөмбәчекләр барлыкка килергә мөмкин. Бу әлеге җирлек мик­рофлора китереп чыгару өчен бик кыйммәтле булуы хакында сөйли. Шуңа күрә туфрак катнашмасы әзерләгәндә туфракны корткычлар зарарлаудан саклый торган препаратлар кирәк. 

Мондый азотлы өстәмә тук­ландыру үсемлекләр яхшы үссен өчен туфрак микрофлорына бик файдалы һәм корткычлар белән көрәштә ярдәм итә ала. Шуңа күрә, чәй һәм каһвә калдыкларын ташлар алдыннан, аларның файдалы үзлекләре турында ­уйлагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X