Авырмаган кеше саулыгының кадерен белмәс.
(Тәтеш, 23 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Дәвалаучылар күп булган җирдә авырулар да күп була.
Башыңны салкында, аягыңны җылыда, ашказынын ачлыкта тотсаң, бер дә авырмассың.
Сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр яныннан ераграк йөрсәң, күп чирләрдән азат булырсың.
Әчкелтем ризыклар дәвалый, баллы-татлылар зыянлы гына.
Керән белән әче торма, суган белән кәбестә – һәр чирнең дошманы.
Бер чир эләккәч тә урынга ятсаң, икенчесен дә табарсың.
Савыгырга теләге көчле булган кеше иң яман чирне дә җиңә.
Нет комментариев