Светлана Сорокинадан “8 Март” салаты
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне.
Светлана Сорокинадан “8 Март” салаты
Кирәк: тавыкның түш ите – 300 грамм, шампиньон – 200 грамм, суган – 50 грамм, кишер – 1, кукуруз – 1/2 банка, каты сыр – 30 грамм, йомырка – 4, майонез – кирәгенчә, кыздыру өчен көнбагыш мае, бизәр өчен укроп.
Әзерләү тәртибе: пешкән тавык итен, суган белән гөмбәне шакмаклап турыйбыз, кишерне – уртача, сырны вак угычтан уабыз. Йомырканы пешерәбез һәм сарысын агыннан аерып алабыз да, аларны аерым савытларга вак угычта уабыз. Табада майны кызганчы тотабыз, шуңарда суган, гөмбә һәм кишерне кыздырабыз, тәменчә тоз һәм борыч салабыз.
Зур тәлинкә алабыз һәм шуның уртасына аслы-өсле итеп кечерәк стаканны куябыз. Катламнап өябез, һәр катка майонез сылыйбыз. Тавык ите кисәкләреннән стакан тирәли сигезле саны ясыйбыз. Аннары суган белән гөмбә һәм кишер, шуннан соң кукуруз, каты сыр салабыз. Иң өскә йомырка агын сибәбез. Сигезленең ян-якларын йомырка сарысы, укроп белән бизибез.
Бәйрәмегез күңелле үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев