Светлана Сорокинадан  тәмле кыярлар
Файдалы киңәшләр

Светлана Сорокинадан тәмле кыярлар

Бу рецепт буенча әзерләнгән кыярларны пицца, бургер, сэндвичлар өчен кулланырга мөмкин, шулай ук алар төшке аш өстәленә дә бик яхшы өстәмә булачак.

Кирәк булачак:

  • кыяр – 1 килограмм;
  • суган – 1 данә;
  • тоз – 1 аш кашыгы өеп;
  • шикәр – 125 грамм;
  • су – 75 миллилитр;
  • 9 процентлы аш серкәсе – 75 миллилитр;
  • бөртекле горчица (әзер килеш банкада сатылучы) – 1–2 аш кашыгы;
  • куркума – 0,5 чәй кашыгы. 

Кыярларны якынча 5 миллиметр калынлыктагы түгәрәк кисәкләргә турарга. Суганны ярымбоҗралап яки чирек боҗралап турарга. Яшелчәләрне савытка салырга, тоз өстәргә һәм болгатырга. Яшелчәләрнең суы чыксын өчен, катнашманы 1 сәгать тотарга. Аннары шуны агып торган салкын су астында дуршлагка салып юарга.

Кәстрүлдә су, шикәр, аш серкәсе, бөртекле горчица һәм куркуманы бергә салып болгатырга. Яшелчәләрне маринадка кушарга. Утка куярга, кайнап чыкканчыга кадәр җиткерергә һәм 4 минуттан артык тотмаска. Салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм капкач белән боргычлап ябырга.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде


Нет комментариев