Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Сырлы пирог

Әзерләр өчен кирәк: йомырка – 2, ­кефир – 1 стакан, сода – 0,5 чәй кашыгы, он – 1 стакан, тоз – 0,5 чәй кашыгы, каты сыр – 250 грамм, сосиска (ветчина яки колбаса) – 200 грамм, яшеллек

(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”). Әзерләр өчен кирәк: йомырка – 2, ­кефир – 1 стакан, сода – 0,5 чәй кашыгы, он – 1 стакан, тоз – 0,5 чәй кашыгы, каты сыр – 250 грамм, сосиска (ветчина яки колбаса) – 200 грамм, яшеллек.

Ике йомыр­каны тоз белән тугларга. Кефирга сода өстәргә һәм болгатыр­га, берничә минут тотарга да шуны йомыр­ка катнашмасына салырга, он өстәргә, яхшылап туг­ларга. Ул коймак камыры кебек булырга тиеш. Сырны эре угычтан уарга, яшеллекне (укроп, петрушка) вак итеп турарга. Сосисканы яки ветчинаны, колбасаны кечкенә телемләп турарга. Барысын да камыр­га кушарга һәм болгатырга. Таба төбен атланмай белән майлап, шунда вак­ланган сохари яисә манный  сибәргә дә камырны салырга һәм кашык белән өстен тигезләп җибәрер­гә кирәк. ­Кызган мичкә (200 градус) якынча 25 ­минутка куярга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X