Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ташкабак кайнатмасы

Ташкабак кайнатмасы бик гади әзерләнсә дә, телне йотарлык тәмле була.

 (Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Аны берничә төрле ысул белән кайнатырга мөмкин. Әфлисунлы ташкабак кайнатмасы өчен 1 кило эре ташкабак, 4 стакан шикәр комы, 3 әфлисун кирәк.

Ташкабакларны юасың, кабыгыннан, орлыкларыннан арындырасың һәм эре кыргыч аша үткәрәсең. Эмаль савытка салып, шикәр комы белән болгаткач, 4-6 сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Аннан соң шикәрле ташкабакны кайнатып чыгарасың да, тагын 20 минут сүрән утта тотасың. Уттан алып кайнатманы суытырга һәм 4 сәгатькә салкынча урынга куярга. Икенче кат утка куйгач, кайнатма кайнап чыгу белән аңа чистартылган һәм вак итеп туралган әфлисун өстәргә дә 15 минут пешерергә кирәк. Кайнатманы тагын дүрт сәгать “ял иттерәбез” һәм өченче тапкыр кайнатып чыгаргач, банкаларга тутырабыз. Аны күпләр сироптагы ананас дип кабул итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев