-----
Тәмле һәм тиз хәзерләнә торган ташкабак кәтлитен пешерү рецепты
Бу ризык өчен кирәк:
2 яшь ташкабак,
1 суган,
2 йомырка,
100 грамм сыр,
4 аш кашыгы он,
сарымсак,
яшеллек,
тоз һәм борыч кирәк.
Эш барышы: ташкабакны эре угычтан уарга, артык суын сыгып түгәргә. Суганны, сарымсакны һәм яшеллекне ваклап турарга. Сырны угычтан уарга. Барлык әйберләрне - ташкабак, йомырка, тоз, борыч һәм онны кушып яхшылап болгатырга.Табада кашык белән камырны салып, ике ягын да алтын төскә кергәнче кыздырырга.
фотография ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Нет комментариев