Җәйге эсседә кайнар ашка бик тартылмый күңел. Нәкъ менә шундый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә! Ә аны татарча да ясап була.
Кирәк булачак (1 порция өчен):
- 300-350 г. куас,
- 80-100 г. пешкән ит,
- 50 г. яшел суган,
- 50 г. кыяр,
- 1 йомырка,
- 100 г. катык,
- горчица,
- тоз һәм шикәр комы.
Эш барышы. Пешкән йомырка сарысын угыч аша уабыз да бераз гына горчица һәм шикәр комы кушып болгатабыз. Шуны куаска салып, суыткычка куябыз.
Яшел суганны – ваклап, пешкән итне, кыяр, йомырка агын – токмач кебек турыйбыз. Барысын бергә куаска салып болгатабыз һәм яңадан 30 минутка суыткычка куябыз. Окрошканы укроп сибеп, катык белән табынга бирәбез.
Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде
Нет комментариев