Тәтештә яшәүче Динә Гафуровадан шулпада пилмән пешерү серләрен өйрәнәбез
Файдалы киңәшләр

Тәтештә яшәүче Динә Гафуровадан шулпада пилмән пешерү серләрен өйрәнәбез

Пилмәнне махсус тишекләп ясалган җайланма белән ясыйм. Бик тиз һәм уңайлы.

Тәтештә яшәүче Динә Гафуровадан шулпада пилмән пешерү серләрен өйрәнәбез:

- Пилмәнгә итле шулпаны алдан әзерләп куям. Пилмән ясау ике төп өлештән тора: камыр ясау һәм эчлек ясаудан.

Камыр өчен кирәк:
Су - 150 мл;
йомырка - 2;
көнбагыш мае - 1 аш кашыгы;
Он, чама белән тоз.
Камырны озак итеп басабыз. 15 минут чамасы ял иттерәбез.

Эчлек өчен кирәк:
Ит ( фарш) - 600 грамм;
муган - 1 баш, вак итеп туралган, яки иттарткыч аркылы чыгарылган;
тоз, борыч чама белән.

Пилмәнне махсус тишекләп ясалган җайланма белән ясыйм. Бик тиз һәм уңайлы.


Нет комментариев